Кадерле китап укучылар!
Сезне 2025 нче елның 1 нче кварталында чыккан татарча яңа тавышлы китаплар тупланган җыентык белән таныштырабыз.
1. Мирсәй Әмир “Саф күңел” икенче китап
“Саф күңел” роман-дилогиясенең икенче китабы “Саф күңел” дип исемләнә. “Ялантау кешеләре” дип исемләнгән беренче китаптагы Сания, Камил, Фәрдәнә, Рифгать, Кәримә, Миләүшә һәм башка геройлар белән танышлыгыбыз дәвам итә. Аларның күбесен автор фронтта, алгы сызыкта тасвирлый. Кәримә исә Ялантаудагы хэрби заводның иң алдынгы эшчеләре сафында була. Әсәр совет кешеләренең ил алдындагы гражданлык бурычларын сугыш кырында да һәм тылда да бердәй фидакарьлек, намус сафлыгы белән үтәүләрен калку итеп гәүдәләндерә.
|
2. Нәзифә Кәримова “Сагынасыңмы дип сорыйлар...” |
3. Гөлсинә Галимуллина “Мәңгелек ярату”
Повестьта инсульт һәм инфаркт кебек куркыныч авырулар кеше тормышын кинәт кенә бер мизгел эчендә үзгәртеп куярга мөмкин булуы турында язылган. Әле генә кулына кызыл диплом алган 23 яшьлек инженер Камил Гатин өчен инсульт көтелмәгән бер вакыйга була. Аллаһның рәхмәте белән Камил исән кала, ләкин ярты тәнен тоемлау сәләтен югалта. Бөтен хыяллары һәм планнары кисәк кенә челпәрәмә килгән кеше яшәү көчен кайдан таба?.. Бу егетнең дә тормыш юлы, өмет тулы яшәеше башкаларга үрнәк була ала. Әлеге китапта инсульт кичергән кешенең нинди авырлыклар белән очрашуы, аларны ничек җиңеп чыгуы сүрәтләнә.
4. Гариф Гобәй “Без үскәндә” икенче китап
Олы һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган повесть, Бистә эшчеләре һәм аларның балаларының элекке газаплы тормышларын, эшчеләрнең якты, ирекле тормыш өчен булган көрәшләрен сурәтли. Октябрьга хәтле авыр, газаплы тормышны чагылдырган оригиналь әсәрдә укучыны рәхәтләнеп елмайта, хәтта көлдерә торган эпизодлар, образлар да бар.
