Кадерле китап укучылар!
Сезгә 2024 нче елның 3нче кварталында чыккан тавышлы китап “Казан Утлары” журналының 7,8,9 саннарына күзәтү тәкъдим итәбез.
ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оештырган әдәби бәйгедә җиңгән әсәрләрне журналда бирүне дәвам итәбез. Журналның 7,8,9 саннарында бәйгедә роман номинациясендә 1нче урын алган әсәр “Кайсы яктан чыга соң бу кояш?” романы тәкъдим ителә. Романның авторы галим, язучы, педагогика фәннәре докторы Уфада яшәүче Әлфис Гаязов. Шулай ук бәйгедә 2 нче урынны алган Рәҗәп Бәдретдиновның “Юлаучылар” хикәясе белән 8 нче санда таныша аласыз. 9 нчы санда исә роман номинациясендә 3 нче урын алган әсәр, Зәбир Гыймаевның “Каторжан” романы тәкъдим ителә. Журналыбызның 8 нче санында танылган прозаик Марат Кәбировның “Гомер” дип аталган повесте бирелә. Бу әсәр күпләрнең тормышында зур борылышлар ясаган ковид чорын сурәтли.
2023 елда “Россиядә укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителгән иде. Безнең журналда “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” бәйгесендә кызыксындыру премиясенә лаек булган “Мөнбәрле мөгаллим” повесте 7 нче санда бирелгән. Автор - укытучы Нурания Гыйльметдинова Мөхәммәт Мәһдиев образын Казан университеты доценты буларак яктырткан.
Журналыбыз быел “Оясында ни күрсә” әдәби конкурсын башлап җибәргән иде. Конкурс кысаларында Гөлнара Гыйлемханова (7 нче сан), Гөлфия Исхакова (8 нче сан), Энҗе Галиәхмәтова (9 нчы сан) хикәяләрен укый аласыз.
Шигырь яратучылар Зиннур Мансуров, Чулпан Зариф шигърияте белән 7 нче санда, Данис Хайруллин, Рифә Рахман 8 нче санда, Рәшит Бәшәр, Сания Әхмәтҗанова шигырьләре белән 9 нчы санда таныша ала. Сезнең игътибарга тагын бер кызыклы шагыйрәне тәкъдим итәбез. Ул - Гөлсәрия Басыйрова. Алдарак искә алынган әдәби әсәрләр бәйгесенең “Шигырь” номинациясендә 2 нче урынны алган шагыйрә.
Журналның “Яңа исемнәр” рубрикасында Айдар Нуриев һәм Айгөл Баһавиева (7 нче сан), Айсылу Кәлимуллина (8 нче сан), Гөлназ Әхмәдиева (9 нчы сан) иҗатлары журналда урын алган.
Шулай ук бу саннарда тәнкыйтьче галимнәр Тәлгат Галиуллин (7 нче сан), Венера Макарова (8 нче сан), Равил Рахмани (9 нчы сан) үзләренең тәнкыйди мәкаләләрен тәкъдим иткән.
Тагын бер кызыклы исем – Фәүзия Солтан. Әдәби әсәрләр бәйгесенең “Әдәби тәнкыйть, рецензия” номинациясендә 2 нче урынны алган мәкалә 9 нчы санда бирелә.
“Әбугалисина мәгарәсе” дигән рубрикада галим Илдус Заһидуллинның Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган язмалары һәр санда да урнашкан.
“Хатлар яздым утырып” рубрикасында исә халык шагыйре Рәдиф Гаташка төрле елларда юлланган хатлар тәкъдим ителә.
