Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Кадерле китап укучылар!

05.09.2024

Сезгә 2024 нче елның  2 кварталында чыккан тавышлы китап “Казан Утлары” журналының 4,5,6  саннарына күзәтү тәгъдим итәбез.


Обложка

Тыңларга:

ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оештырган әдәби бәйгедә җиңгән әсәрләрне журналда бирүне дәвам итәбез : Зөлфәт Хәкимнең “Серле тәңкә” романы (4-5 санда), Илдус Диндаровның “Ак төннәрнең кара көннәре” повесте (4-5 санда), Наилә Харисованың “Мин кайтырга тиеш” хикәясе ( 4 санда), Лилия Гыйбадуллинаның “Әлиф ләм мим” повесте ( 6 санда) бирелә. 
Журналыбыз бу елда “Оясында ни күрсә” әдәби конкурсын башлап җибәргән иде. Лилия Фәттахованың ( 4 санда ), Рабит Батулланың ( 5 санда ), Әлфирә Галиеваның ( 6 санда) хикәяләре инде басылып та чыкты. Шигырь яратучылар Гөлүсә Батталова , Ринат Харис, Таһир Шәмсуаров поэзиясе белән 4 санда , Равил Рахмани, Фирүзә Җамалетдинова иҗаты белән 5 санда таныша ала. Ә 6 санда Халисә Ширмән, Мөнир Вафин, Фәнил Гыйләҗев һәм башкаларның шигырьләре урын алган. “Яңа исемнәр” рубрикасы Фәнис Зыялы ( 4 санда ), Эльвина Миңнуллина ( 5 санда ), Гөлүсә Мортазина ( 6 санда ) шигырьләрен тәкъдим итә. Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай, Нурия Измайловаларның язган хатлары “Хатлар яздым утырып” рубрикасын тагын да баетып җибәрә. 
Бу саннарыбыз юбилярларга да бик бай. Самат Шакир, Бикә Рәхимова ( 4 санда ), Энҗе Мөэминова, Миркасыйм Госманов ( 5 санда ), Хәйдәр Бигичевка ( 6 санда ) багышланган язмалар белән “Газиз тавышлар“ рубрикасында танышырга мөмкин. Галимәләр Гөлфия Гайнуллина ( 4 санда ), Лилия Хөснетдинованың ( 6 санда ) тәнкыйди язмалары да бирелә.

Возврат к списку