Кадерле китап укучылар!
29.08.2024
2023 ел- Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан “Казан утлары” җурналы редакциясе ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” исемле әдәби бәйге үткәрелде.
Сезгә 2024 нче елның 1 кварталында чыккан тавышлы китап “Казан Утлары” журналының 1,2,3 саннарына күзәтү тәкъдим итәбез.
Җурналның 1 санында бәйге нәтиҗәләре игълан ителде. Бу саннарда Айдар Хәлимнең “Әти-әни, миңа ничә яшь” әсәре, Равилә Шәйдуллина – Муратның “Тау башында бүре бар” романы (1-2 саннарда), Нәбирә Гыйматдинованың “Гөлханым” повесте белән (3 санда) таныша аласыз.
ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оештырган әдәби бәйгедә җиңеп чыккан әсәрләрне журналда бирү дәвам ителә: мәсәлән, 2 санда Айзирәк Гәрәева – Акчураның “ Куеныңда ни бар” хикәясе, 3 санда исә Фирдүс Гыймалтдиновның “Шом “ повестен укучыларыбыз яратып кабул итәр. Шигърият бүлегендә Факил Сафин сонетлары, Мөхәммәт Мирзаның бишъюллыклары (1 санда), Айрат Суфиянов (2 санда), Нәфисә Сабирҗанова һәм Нәҗибә Сафина шигырьләре белән (3 санда) таныша аласыз.
“Яңа исемнәр” рубрикасында укучыларыбызга Гөлара Шәрипова, Раян Шакиров, Гөлинә Шәйхи поэзиясе (1 санда) тәкъдим ителә, шулай ук Азалия Сабирова (1 санда) һәм Миләүшә Хасанова хикәяләре ( 3 санда) бирелә. Журналыбызның 1 санында Факил Сафинның, Хөсәен Уразиковның юбилейларына багышланган язмалар тәкъдим ителә. “Әдәби тәнкыйть” рубрикасы Лилия Хөснетдинова (2 санда), Дания Заһидуллина ( 3 санда) кебек галимәләребезнең мәкаләләре белән баетылган. Халык язучысы Марсель Галиевкә әдипләрдән, фән һәм сәнгать вәкилләреннән килгән хатлар белән таныштыру һәр санда да дәвам итә.
