Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Кадерле китап укучылар!

26.04.2024

Сезне 2024 елның 2 кварталында чыккан татарча яңа тавышлы китаплар тупланган  җыентык белән таныштырабыз.


Обложка сборника


Тыңларга:

1.       Мирсәй Әмир Ялантау кешеләре”.

            М. Әмир сугыш чоры чынбарлыгының киң панорамасын күз алдына китереп бастыра, совет кешеләренең ил алдындагы гражданлык бурычларын су­гыш кырында да һәм тылда да бердәй фидакарьлек, намус сафлыгы белән үтәүләрен калку итеп гәүдәләндерә. Романда кешенең куңел сафлыгын сугыш утында сынауга аеруча дикъкать ителә. Сания , Фәрдәнә, Кәримә, Рифгать һәм башка геройлар. Тылда һәм сугыш кырында халкыбыз алып барган авыр керәштә зур батырлык, фидакарьлек күрсәтәләр. Алар иң кыен очракларда да үз мәхәббәтләренә турылыклы булып калалар, мәхәббәтнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңлыйлар. Әсәр геройлары белән танышкач, шундый бер тәтиҗәгә киләсен: бары рухи матур кешеләр генә зур батырлык эшли алалар.

 

2.    Фәрзәнә Акбулатова Аның исеме – Мәхәббәт”.

             Башкортстан Республикасы яшьләренең Шәехзадә Бабич исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты язучы Фәрзанә Акбулатованың әлеге китабында урын алган повестьлар һәм хикәяләрдә төрле чор вакыйгалары сурәтләнә. Һәр дәвер кешеләр, халыклар язмышына үзенең сынауларын төшерә. Катлаулы, четерекле хәлләр эчендә адәм баласының рух ныклыгы, иманы, тәүфыйгы сынала. Сез бу китапта милли хасият, милли үзаң төшенчәләренә якын килерсез. Башкорт халкының матур традицияләрен саклап калган гүзәл хатын-кызлар белән очрашырсыз.

3.  Рәдиф Сәгъдиев “Алло, кем әле бу?”

          Әлеге китабында язучы, җинаятьчеләр катлавы тормышын сурәтләп, туксанынчы елларда җәмгыятьтә барган катлаулы вазгыятьне ача. Илнең соң чиккә җитеп ярлылануы, халыкның бер төркеме чарасызлыктан алдау, урлашу кебек начар юлга кереп китүе, тора-бара моның җинаятьчел төркемнәр, бандалар арасындагы низагларга әйләнеп, аянычлы нәтиҗәләргә китерүе җанлы сурәтләрдә бирелә. Р. Сәгъди укучыны тормыш төбенә тәгәрәгән геройлар белән очраштыра: алар арасында нәфес колына әверелгән ерткыч җанвар кебекләре дә, кешелеклелеген саклап калганнары да бар.

           Төрле маҗараларга, интригаларга бай әсәр укучылар күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.

4. Айдар Хәлим “Хунвэйбин” 3 том.

                «Хунвэйбин» роман-эпопеясының өченче томы мавыктыргыч вакыйгаларга ифрат бай. Әсәрнең бу өлешендә Америкадан килгән милләттәшебез Иркен ага Сәлахинең якын туганы Салют Сәлахи өстеннән барган хөкем процессында катнашкан көннәре, татар милли азатлык хәрәкәтенә бәйле катлаулы маҗара- кичерешләр сурәтләнеш таба.


Возврат к списку