Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Кадерле китап укучылар!

12.12.2023

Сезне 2023 елның 4 кварталында чыккан татарча яңа тавышлы китаплар тупланган җыентык белән таныштырабыз.


 
сб_тат2_нояб.jpg

Тыңларга:

1.  Әлфия  Ситдыйкова “Таш тамыры”

Әдәбият дөньясында шагыйрь булып танылырга өлгергән Әлфия Ситдыйкова әлеге китабында роман, повесть, документаль-нәфис бәян кебек күләмле проза әсәрләре белән укучылар күңеленә юл ала. Язучы халыкчан, шигъриятле теле белән заманның катлаулы хәлләрен, геройларының нинди хисләр кичерүен укучыны ышандырырлык итеп тасвирлый. Күңелгә үтә дә ятышлы, бер тында укыла һәм шул ук вакытта кабаттан җентекләп укырга, анализларга, фәлсәфәсенә тирәнрәк төшенергә, ни белән җәлеп итүе турында уйланырга теләк уята торган әлеге әсәрләрдә тормышның кырыс чынбарлыгы да, романтикасы да, мәхәббәт кенә түгел, михнәте дә, тулы бер буын кешеләренең типиклаштырылган образлары да, сурәтләрдәге поэтик нечкәлек тә, кеше психологиясенең катлаулылыгы да чагылыш тапкан.

2. Асия Юнысова «Жиләк тәме”

Танылган шагыйрә һәм журналист Асия Юнысованың әлеге китабында төрле елларда иҗат ителгән, лирик аһәң белән өртелгән чәчмә әсәрләре урын алды. Бәян һәм хикәяләрнең төп каһарманнары – тормышның кырыс сынауларында кат-кат сыналып та, үзләренең асыл сыйфатларын саклап кала алган гүзәл затларыбыз- хатын кызлар. Әсәрләрдә аларның гыйбрәтле язмышлары йөгерек тел белән, мавыктыргыч итеп тасвирлана.

3. Габдрахман  Әпсәләмов “Газинур”

“Газинур” романы татар халкының бөек улы Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинга багышлана. Әсәрдә Газинурның авылда узган яшьлеге, аның тырыш хезмәттә чыныгып үсүен Г.Әпсәләмов яратып сурәтли. Газинур - дошман амбразурасын күкрәге белән каплап, сугышчан дусларын үлемнән саклап калган, фашизмны җиңүдә гомерен дә кызганмаган меңләгән геройларның берсе.

4. Яңа әсәрләр: икенче китап

Китапта 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (хәзер Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) тарафыннан уздырылган әдәби конкурсның «Повесть» номинациясендә 1, 2, 3 нче урыннарга лаек булган әсәрләр туплап бирелде :

Наилә Харисова «Үтте инде» ; Марат Кәбиров «Тик син генә” ; Хәбир Ибраһим “Исемлек” повестьлары.


Возврат к списку