Кадерле китап укучылар!
Сезне 2023 елның 4 кварталында чыккан татарча яңа тавышлы китаплар тупланган җыентык белән таныштырабыз.
1. Әхәт Гаффар “Юл”
Күренекле прозаик, драматург, публицист Әхәт Гаффарның әлеге китабында атаклы «Әҗәт» хикәясеннән алып заманыбызның хәлиткеч әхлакый һәм социаль мәсьәләләрен үзәккә куеп язылган «Олы юлның тузаны», «Богау» кебек эпик романнары нәшер ителә. Әсәрләрдәге һәр җөмлә, фикер, чагыштыру, һәр табигать күренеше каһарманнарның язмышын, уй-гамәлләрен, тойгы-кичерешләрен югары сәнгатьчә тасвирлауга юнәлтелгән.
2. Гаяз Исхаки “Ике йөз елдан соң инкыйраз”
Г. Исхакый, күрәзәче кебек, алдагы тормышны «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дип аталган әсәрендә тасвирлап калдырган. Татарның милләт буларак инкыйраз (бетү, югалу) юлына басуын искәртү белән бергә, әдип әсәрендә мондый аяныч хәлгә төшүнең сәбәпләре һәм аннан чыгу юллары турында да уйлана.
3. Динә Латыйпова «Мәк чәчәге”
Динә Латыйпованьщ иҗаты киң кырлы: шигырьләре, җырлары белән ул тамашачыга яхшы таныш. Тәүге хикәяләре 1990 елларда туган төбәге Буа районының «Байрак» газетасында басылып килә. Бүген ул укучыларга «Мәк чәчәге» әсәрен тәкъдим итә.
Әсәр башка язмалардан аермалы буларак, автор тарафыннан интернет киңлекләрендә урын алып, укучыларның мәхәббәтен яулаган иде инде. «Мәк чәчәге» әсәрендә өч буынның мәхәббәте тасвирлана. Монда яшьлек иртәсендә бөреләнгән сөю, өзелеп ярату, хыянәт, югалту ачысы, язмыш сынаулары һәм яңадан очрашулар. Әсәр, нигездә, тормыштан алынган фактларга таянып әдәбиләштереп бирелә. Ул укучыга якын, матур тел белән әзрәк мишәрчәләтеп сурәтләнә.
4. Рәмзия Габделхакова “Кышлар үткәч кайтырмын”
Әлеге китапка тупланган повесть-хикәяләрендә Рәмзия Габделхакова бүгенге көн сорауларына җавап эзли. Төрле вакыйга-хәлләр, язмышлар аша заман йөзен сурәтләргә омтыла. Һәр әсәрдә намус, гаделлек, тугрылык кебек күркәм сыйфатлар алга чыга, вакыйгалар өермәсе үзенә ияртә, уйландыра, тормыш сабагы бирә.