Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Кадерле китап укучылар!

02.10.2023

Сезне 2023 елның 3 кварталында татар телендә брайльча басылган яңа китаплар белән таныштырабыз


Тит.Кырык дүртнең май аенда тем.jpg

1.    Фәттах Нурихан. Кичү (биш китаптан)
«Кичү» романы сугыштан соңгы еллардагы яшьләр тормышын, аларның хыял-өметләрен тасвирлауга багышлана.

2.    Фәттах Нурихан. Кырык дүртнең май аенда (бер китаптан)
    «Кырык дүртнең май аенда» хикәясендә исә авыр сугыш елларындагы татар авылы турында сүз бара.

3.    Рабит Батулла. Бию җене кагылган егет: Кыйсса (Алты китаптан)
XX гасырның танылган балет артистларының берсе, бу сәнгатьне үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән милләттәшебез Рудольф НУРИЕВ тарихта аерым урын алып тора. Серле, үзенчәлекле, сәләтле шәхес. Туган урыны да төгәл билгеле түгел, әнисе Фәридә ханым аны поездда барганда Иркутск тирәсендә тапкан. Фамилиясе буенча да бәхәсләр бара. Нуриев, Нуреев дип тә әйтәләр. Чын фамилиясе - Фазлыев, әтисе улының нурлы булуын теләп, Нуриевка әйләндергән дигән фикер дә бар. Язмышы катлаулы. Ничек кенә булмасын, таланты шиксез, Рудольф Нуриев - Рудик бар дөньяга танылган шәхес.


Возврат к списку