Кадерле китап укучылар!
19.09.2023
Г.Ибраһимовның “Казакъ кызы” җыентыгына кергән “Тирән тамырлар” әсәрендә революция ялкыны белән балкыган вакыйгалар, яңа социалистик төзелеш җәелгән чордагы кискен сыйнфый көрәш сурәтләнә.
Фәхри, Садыйк кебек революцион геройлар ярдәмендә беренче күмәк хуҗалыкка нигез салу, кулаклар белән кискен каршылыкка керү әсәрнең үзәгендә тора.
2. Рахман Шәфигуллин “Асылбикә күз яшьләре”
Танылган журналист һәм язучы Рахман Шәфигуллин үзенең яңа китабында халкыбызның әдәби һәм тарихи елъязмасын тәкъдим итә. XX гасыр барышында илебездә барган үсеш-үзгәрешләрнең данлы да, фаҗигале дә сәхифәләрен бер үк вакытта аянычлы һәм мавыктыргыч итеп, аерым шәхесләр һәм кешеләр язмышына төреп сурәтли. Җыентыкта тупланган язмалар үзләренең хакыйкый чынлыгы, фактларның төгәллеге, хис-кичерешләрнең тирәнлеге белән укучыны җәлеп итә.
3. Яңа әсәрләр: беренче китап
2021 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе химаясендә зур әдәби конкурс үткәрелгән иде. Әлеге мәҗмугада шушы бәйгедә җиңеп чыккан шигырьләр, поэмалар һәм хикәяләр туплап бирелде.
Сезне 2023 елның 3 кварталында чыккан татарча яңа тавышлы китаплар тупланган җыентык белән таныштырабыз.
Тыңларга:
1. Галимҗан Ибраһимов “Тирән тамырлар”Г.Ибраһимовның “Казакъ кызы” җыентыгына кергән “Тирән тамырлар” әсәрендә революция ялкыны белән балкыган вакыйгалар, яңа социалистик төзелеш җәелгән чордагы кискен сыйнфый көрәш сурәтләнә.