Кадерле китап укучылар!
13.09.2023
1. Габдрахман Әпсәләмов “Алтын йолдыз”. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Габдрахман Әпсәләмов әсәрләренең бу томында әдипнең “Алтын йолдыз” романы урын алды. Әсәрдә мәктәпне тәмамлаучы бер төркем яшьләр Галим, Мөнирә, Ләлә, Наил, Һаҗәр тормышы сурәтләнә, аларның үзара мөнәсәбәте олылар тормышы моделе итеп бирелә. Сугышта төрле сынаулар үткән, киләчәккә якты уйлар, хыяллар аша караган яшьләр автор идеалының гәүдәләнеше булып күренә, алар шул чорның заман герое буларак кабул ителә. Автор Совет солдатының сугыш кырында күрсәткән батырлыкларын хикәяләү белән бергә, әсәр геройларының шәхес буларак формалашуына, аларның характерындагы күркәм милли һәм интернациональ сыйфатларны тасвирлауга ирешә. 2. Тәлгат Галиуллин “Сәет Сакманов”. Автор "Сәет Сакманов" трилогиясендә шушы заманның иң яман чире булган мафия, коррупция темасын гаҗәеп тирән һәм ышандырырлык итеп сурәтли, кыргый капитализм мөнәсәбәтләренең әхлакый башлангычларны һәм хәтта иң яхшы кешеләрне дә харап итүен тетрәндергеч итеп тасвирлый. Үзәгендә явызлык белән гаделлек көрәше яткан бу әсәрдә коррупция, череп таркалу күренешләре фаш ителә, кеше хокуклары, яшәеш нормаларын саклау өчен көрәш тукталып тормый дигән фикер уздырыла. Зәвыклы образлар аша киләчәккә булган ышаныч калку итеп тасвирлана. 3. Айдар Хәлим “Хунвэйбин” 2 том. Танылган язучы, публицист, жәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең маҗаралы «Хунвэйбин» роман-эпопеясының бу томында Америка Кушма Штатларыннан килгән милләттәшебез Иркен ага Сәлахи йөз ел элек мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булган нәселенең тамырларын Татарстан буйлап эзләвен дәвам итә. Күмәк хуҗалыклар, колхозлар җимерелгәч, авыр шартларда яшәргә мәҗбүр булган татар авылы кичергән катлаулы процесслар тасвирлана.
Сезне 2023 елның 3 кварталында чыккан татарча яңа тавышлы китаплар тупланган җыентык белән таныштырабыз
Тыңларга:
