Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Татарча "тавышлы" китап укучылар игътибарына

13.02.2023

Обложка

Сезгә 2022нче елның  2нче яртыеллыгында язылган тавышлы китап “Казан Утлары” журналының 7,8,9,10,11,12нче саннарына күзәтү тәгъдим итәбез.


Тыңларга:

Татар телендәге бу журнал әдәби - нәфис һәм иҗтимагый- сәяси журнал. Анда әдәби әсәрләр белән бергә тарихи һәм дини язмалар, публицистика, әдәби тәнкыйть мәкаләләре басылып килә. Бу саннарда ТР Президенты каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңеп чыккан әсәрләрне бастыру дәвам итә. Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?..” романы 7,8нче саннарда, Равил Сабырның “Фәхрине үтереп ташладылар” романы 9,10нчы саннарда укучыларыбызга җиткерелде. Язучы Марат Кәбировның конкурста җингән повесте “Тик син генә” журналыбызның 11,12 нче саннарында урын алды. “Мәйдан” – батырлар өчен” әдәби конкурсы кысаларында түбәндәге әсәрләр тәкъдим ителде: Лилия Гыйбадуллинаның “Кара батыр” повесте 7нче санда,Айгөл Әхмәтгалиеваның “ Без барабыз, ул килмәс..” повесте 10нчы санда, Фәтхулла Абдуллиның “Сәет батыр токымнары” повесте 12нче санда урын алды. Корәшчеләр турында язучы авторларыбыз: Галимҗан Гыйльманов, Ландыш Әбүдәрова, Амур Хан хикәяләрен сезнен игътибарга тапшырабыз. Журналның11,12 нче саннарында сез Рәдиф Сәгъдинең “Әлмирәнең хәтере ачыла” романы белән таныша аласыз. Журналыбыз Идел буе болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган фәнни язмаларны бастыруны дәвам итә.

Возврат к списку