Яңа "тавышлы" китапларга күзәтү
27.01.2023
1. Райнур Әгъләметдинов . “Каеннар ник елый?...” Яшь язучының яңа китабына урнаштырылган повесть, хикәяләрдә серле-шаукымлы, шул ук вакытта халыкчан һәм гыйбрәтле яшәеш мизгелләре тасвирлана. 2. Марат Әмирханов «Олуг Мөхәммәд» Татар тарихында зур роль уйнаган бөек шәхес, Алтын урда ханы Олуг Мөхәммәт язмышына багышлана. 3. Айгөл Әхмәтгалиева “Хәния” Бу әсәр тынылган җырчы Хәния Фәрхигә багышлап язылган документаль бәян. 4. Зәки Зәйнуллин «Агыйделнең аръягында...» Китапка Галим hәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллиның киң планлы тарихи роман-кыйссасы туплап бирелде. 5. Галия Сафиуллина «Сыналган мәхәббәт» Әлеге әсәр кешене кеше иткән, аңа яшәргә, эшләргә көч һәм өмет бирә торган иң якты хисләрнең берсе булган– ярату хисенә багышлана. 6. Фатих Хөсни «Авыл остендә йолдызлар» Бу повесть 50нче еллардагы татар авыл тормышын яктырта. Әсәрдә пейзаж һәрвакыт кеше кичерешләре белән тыгыз бәйләп сурәтләнә. Табигатьне сөя, ярата белү, кеше күңеленең байлыгы, киңлеге турында сөйләнелә.
Сезне 2022 елның 4 кварталында чыккан татарча яңа тавышлы китаплар тупланган 1 җыентык белән таныштырабыз.
Тыңларга:
