Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Кадерле китап укучылар!

10.04.2025

Сезне 2025 нче елның  2 нче кварталында чыккан татарча яңа тавышлы китаплар тупланган  җыентык белән таныштырабыз.

Обложка сборника

Тыңларга:

1. Гүзәл Әдһәм  “Учымда гәрәбә мәрҗән”

Җир шарыдай гәрәбә мәрҗән – кешеләр күңеленә җылылык, өмет өләшүче сүз сәнгате ул. Гүзәл Әдһәм укучыга әнә шундый тирән фәлсәфи - әхлакый мәгънәле, иҗтимагый – сәяси проблемалы, һәр заман өчен мөһим яңгырашлы повестьлар тәкъдим итә.

 2.Гүзәл Әдһәм  “Ир җылысы”

Әдәбият сөючеләргә газета - журнал битләрендә дөнья күргән новеллалары, повестьлары, драма әсәрләре һәм балалар өчен язылган хикәяләре аша таныш булган әдибә Гүзәл Әдһәм укучыларына үзенең хатын – кыз автор икәнен күрсәтеп торган яңа китабы - “Ир җылысы” дип аталган хикәяләр җыентыгын тәкъдим итә.

 3.Әлфия Габдуллина  “Бүре үче”

Повестьта тормышның төрле сынауларын узып, кеше булып кала алган, игезәк балалары – Фәрит белән Фәридәне тәрбияләп устергән һәм гомеренең уртасында бәхетенә ирешкән Әнисәнең катлаулы язмышы тасвирлана.

 4.Альфира Кадыйрова -Гайфетдинова  “Бүре үзәне”  

“Бүре үзәне” һәм “Кылый” поветьларында мәхәббәт темасы яктыртыла. Урау юллар белән килгән сөюнең кадере, аның  кыйммәте ике яратышкан йөрәкнең кавышу мизгелендә чагыла.

 5.Динә Латыйпова  “Бөкре мәхәббәте”

Мәхәббәт. Тугрылык. Хыянәт. Алдану ачысы. Әсәрдәге вакыйгалар укучыны бер мизгел эчендә бөтереп ала да үз эченә алып кереп китә. Тормыш бәхет-шатлыктан гына тормый, анда хыянәт тә, тугрылык та янәшә атлый. Үз йөзеңне саклап, чын кеше булып калу, инде мәңге чишелмәс дип уйлаган вакыйгаларның дөрес чишелешен күрү-укучыны уйланырга мәҗбүр итә.


Возврат к списку