Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Кадерле китап укучылар!

24.01.2025

Сезне 2025 нче елның  1 нче кварталында чыккан татарча яңа тавышлы китаплар тупланган  җыентык белән таныштырабыз.

тат_Сб1

Тыңларга:

1. Нәбирә Гыйматдинова “Онытмадым…”

    Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына соңгы елларда иҗат ителгән повестьлары, бәяннары, хикәяләре туплап бирелде. Аларның геройлары, нинди генә драматик, кискен хәлләргә тарыганда да, һәрвакыт татар кешесе, татар улы, татар хатыны булып калырга тиешлекне раслап яшиләр.

2. Рүзәл Мөхәммәтшин “Мин дә китәрмен әле”

    Сезнең игътибарга – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның беренче проза китабы. Ул, шигъри сүзне чәчмә формага күчереп, хикәяләре, эсселары һәм кыйссасы аша үзенең дөньясын һәм дөньяны үзенчә аңлавын укучыларына ирештерергә омтыла.

3. Гәрәй Рәхим “Бәхетсез ике мәхәббәт”

    Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең бу китабына 1970 еллар ахырында язылган һәм укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Көннәр язга авышкач», «Саргаймагыз, каштаннар» исемле ике повесте кертелде. 50 елга якын вакыт узгач, әдип, тормышның төрле катлаулы сәбәпләре аркасында гомерлеккә кавыша алмаган чын гашыйкларның олуг мәхәббәтләрен дөрес чагылдыру өчен, әсәрләренә «Бәхетсез ике мәхәббәт» дигән гомуми исем биреп калдыра... Үзара гашыйк кыз белән егеттә саф мәхәббәт ИКЕ, ә бөек мәхәббәт хисе БЕР генә. Китап нәкъ әнә шул хакта.

4.  Камил СәгъдәтшинСуд залыннан”

    Тормыш зилзиләләре кайчак кешене бөтереп ала да, күз ачып йомган арада һич уйламаган сукмакларга алып кереп, мәңге чыгып булмый торган сазлыкка илтеп батыра. Мондый хәлләр аеруча әле тормыш тәҗрибәсе булмаганнарга хас. Нәтиҗәдә гомерлек үкенечләр, тимер рәшәткә артында заяга үткән еллар… Танылган журналист Камил Сәгъдәтшинның республика матбугатында төрле елларда дөнья күргән күпсанлы мәкаләләре турыдан-туры суд залларыннан язылган. Автор фаҗигале хәлләрнең ничек килеп чыгуын тасвирлап кына калмый, ә аларның сәбәпләрен ачыкларга омтыла, булдырмый калу юлларын эзли. Иң мөһиме – мәкаләләрдә урын алган вакыйгалар журналист фантазиясе генә түгел, тормышта булган хәлләр. Мәкалә геройлары – безнең янәшәдә яшәгән конкрет кешеләр. Кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сурәтләнгән хәлләр, кино тасмасындагы кебек, бер-бер артлы күз алдыннан үтә, гыйбрәт алырлык итеп тасвирлана.


Возврат к списку