Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Кадерле китап укучылар!

08.09.2023

Сезгә 2023 нче елның 1 нче яртыеллыгында язылган "тавышлы" китап “Казан Утлары” журналының 1- 6 саннарына күзәтү тәкъдим итәбез.

Казан утлары

Тыңларга:

Татар телендәге бу журнал әдәби - нәфис һәм иҗтимагый- сәяси журнал. Анда әдәби әсәрләр белән бергә тарихи һәм дини язмалар, публицистика, әдәби тәнкыйть мәкаләләре басылып килә.
 2023 ел- Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан “Казан утлары” җурналы редакциясе ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсәләләре комиссиясе ярдәме белән каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” исемле әдәби бәйге игълан итте. Шул кысаларда түбәндәге әсәрләр тәгъдим ителде: 3 санда Ркаил Зәйдулланың “ Кани калды Нишапур”, 4 санда Фәгыйлә Шакированың “Гөлчәчәкнең яңа тормышы” хикәяләре, 5 санда Рифә Рахманның “Гади вакланма” исемле, 6 нчы санда Асия Юнысованың “Сылукай” бәяннәре дөнья күрде. Журналыбыз Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган фәнни язмаларны бастыруны 1-5 саннарда дәвам итте.
 Җурналыбызның 3нче санына Агыйдел җурналыннан иҗатташ дусларыбыз кунакка килде. Менә алар: Хәсән Назар, Гүзәл Ситдыйкова, Кадим Аралбай, Гөлфия Юнысова, Әхмәр Үтәбай, Гөлнур Якупова, Салават Әбүзәр, Йомабикә Ильясова, Таңсылу Карамышева, Лилия Сакмар, Хисмәтулла Юлдашев, Тамара Искәндәрия, Айсылу Гарифуллина, Зөлфия Ханнанова, Галия Кәлимуллина, Гөлназ Котыева, Лариса Абдуллина. 1,2,3 саннарда ТР Президенты каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңеп чыккан Фирдүс Гыйматдиновның “Урда ханы Үзбәк” романын укый аласыз. Шулай ук Марат Әмирхановның “Яугирә” (4 сан), Хисаметдин Исмәгыйлевнең “Таш Түккән – сихри боҗра” (5 сан) романнары да тәкъдим ителә. Шигырь яратучылар исә шагыйрьләребез Ф.Гыйззәтуллина, Ф.Җамалетдинова, С. Әхмәтҗанова, Ф. Низамова, В. Фатыйховларның поэзиясе белән таныша ала. “Фән” рубрикасында академик Дания Заһидуллина Татарстаннан читтә яшәүче татар галимнәре һәм танылган кешеләр белән таныштыруны дәвам итә ( 1,2,4 саннарда) .

Возврат к списку