Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Мөсәгыйт Хәбибуллинга багышланган күргәзмә

21.12.2022

IMG_3055.JPG

Абонемент, үзенең яраткан укучыларына чираттагы юбиляр - язучы, хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллинның "Тормыш чоңгыллары һәм тарих төпкелләре аша..." дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итә. 25 нче декабрьдә, исән булса, күренекле тарихчыбызга 95 яшь тулган булыр иде.

М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр — тарихи романнар сериясе: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» романнары. Бу әсәрләр безнең фондта төрле форматта барысы да бар дип мактана алабыз. 
Тарих – халыкның уткәне генә түгел, киләчәге дә. Язучы гадәттә тарихи әсәрләрен тарихка булган хәлләрдән ерак йөрмичә сурәтләргә тырыша. Мөсәгыйт ага да архивлардан һәм төрле борынгы чыганаклардан бик күп мәгълүматлар җыя. Һәм, ниһаят, үзе хыялланган беренче күләмле “Кубрат хан” романын яза.Бу әсәре өчен ул 2003 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Безнең күргәзмәдә бу әсәр Брайльчә дә басмача китап буларак та тәкъдим ителә. Киштәдә шулай ук «Хан оныгы Хансөяр» тарихи романы да урын алган. Әсәрдә Болгарда яшәгән дәүләтләр арасындагы көрәш тәсвирлана. Монда хатын-кызга хөрмәт, балаларга кирәгенчә тәрбия бирү, әхлак мәсьәләләре дә сурәтләнә. Бу китапны басмача хәрефләрдә һәм флеш-картада алып укый аласыз. 
Ә, «Илчегә үлем юк» әсәренә күз салсак, монда борынгы Болгар дәүләтенең ныклап аякка басуы турында языла. Романны иҗат иткәндә автор Болгар халкының легенда-риваятьләренә, көнчыгыш һәм көнбатыш сәяхәтчеләренең хезмәтләренә, күп санлы тарихи материалларга таяна. Безнең фондта бу әсәр басмача, брайльчә һәм СД-дискларда саклана. 
Мөсәгыйт Хәбибуллин үзен зур тарихка ия халыкның бер вәкиле итеп танытты һәм алдагы буыннарга дәреслек булырлык романнар калдырды. Күргәзмәбез киштәсенә кабат күз салып шуны әйтәсе килә «Шайтан каласы», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла», «Айбиби» һәм «Аллаһы бүләге» китаплары белән якыннан танышасыгыз, укыйсыгыз килсә. китапханәбезгә килегез! Ишекләребез сезгә һәрвакыт ачык!

Возврат к списку