Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Киләчәккә өмет белән караучы. Әхәт Сафиуллинга 85 яшь

25.12.2021

IMG_8384.JPG
Сатира һәм юмор остасы Әхәт Сафиуллинны белмәүче кеше юктыр. Китапханәбезнең абонемент бүлеге, язучының юбилее уңаеннан китап яратучыларга “Киләчәккә өмет белән караучы” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим итә. 
Әхәт ага һөнәре буенча төзүче мастер булып, күп гомерен шушы эшкә багышласа да буш вакытларында күңел ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен әдәби иҗат эше белән дә даими шөгыльләнә. Студент елларында әдәби түгәрәкләргә йөри. Беренче әсәре -“Аерылганда кавышу” хикәясе 1956 елда “ Яшь Сталинчы” газетасының ике санында басылып чыга. Ләкин бик тыйнак кеше буларак, алга таба, язылган әсәрләрен редакцияләргә бирергә кыймый. Бераз соңрак, 1978- 79 елларда гына, төзүчеләр тормышына багышланган повесть, хикәяләрен редакцияләргә тәкъдим итә һәм алар бик теләп бастыра башлый. Үзенең юмор һәм сатира әсәрләре ( шаян, сатирик хикәя, юмореска, памфлет, монолог, фельетон) белән “ Чаян” журналының бик актив авторына әверелә.

1991 елда льготалы пенсиягә (55яшьтән) чыккач Әхәт Сафиуллин үзенең көч-сәләтен журналистикага багышлый. Бүген ул – төрле нәшриятларда чыккан унлап китап авторы. Алар арасында повесть һәм хикәя җыентыклары, юмор-сатира, балалар өчен язган әсәрләр, шигырьләр, истәлек китаплары бар. 
 Язучының “И гомер, гомер...”, “Тормыш сукмаклары” дип исемләнгән повесть, хикәяләр җыентыгын СД-дискта, кассетада, басмача китапта алып укый аласыз. Китап күргәзмәсендәге, балалар өчен язылган “Кичер мине песием”, “Актәпи һәм сорыкай турында” китаплары, олылар өчен язылган – Явыз Иван хакимлек иткән Русьта патшаның тиранлыгын, вәхшилеген чагылдырган “Ике роман” китабын һәм “Кешене өмет яшәтә” җыентыкларын бары тик басмача рәвештә генә тәкъдим итә алабыз. Әдәби әсәрләрдән тыш сәяси-публицистик язмалар тупланган “Кая барышың, Россия?” китабы бәлки ватаныбыз патриотларында кызыксыну уятыр?! Ә менә рус язучысы, кинорежиссер Василий Шукшинның “Яшисе килә” (“Охота жить”) китабы Әхәт Сафиуллин тәрҗемәчелек эше. 
 Рәхим итеп укыгыз!

Возврат к списку