Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Абонемент, узенең яраткан укучыларына, Атилла Расихның тууына 105 ел булу уңаеннан “Олы һәм затлы шәхес” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итә.

16.09.2021

IMG_6737.JPG
Татар әдәбиятының күренекле вәкиле, язучы-прозаик Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев, тәхәллүсне кендек әбисе Расиха исеменнән ала) рәсми документлары һәм паспорты буенча 1916 елның 16 сентябрендә хәзерге Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә туган булып исәпләнә. Асылда, ул бер ел алдарак һәм Троицкида түгел, ә Төркиянең Истанбул шәһәрендә дөньяга килә. Беренче бөтендөнья сугышы чорында аның әтисе Кадыйр (Габделкадыйр) җәмәгате һәм якын туганнары белән хаҗ сәфәренә киткән җиреннән, ил чикләре ябылу сәбәпле, Төркиядә тоткарланып калган була. Россиядәге төп торган җирләренә — Троицк шәһәренә алар Атилла туганнан соң ике ел ярым вакыт үткәч — 1918 елның мартында гына әйләнеп кайталар, ә баланың туу вакыты бабасы Зәйнулла хәзрәт тарафыннан ялгышыпмы, башка берәр сәбәптәнме метрикага 1916 ел белән теркәлә. Әти-әниләренең ничек Төркиягә барып чыгулары һәм шактый гына вакыт аннан туган илләренә кайта алмыйча газапланулары турында язучының 1996 елда дөнья күргән “Ишан оныгы” роман-истәлеге ачык сөйли. Безнең китап күргәзмәбездә “Елларны чигерсәм” трилогиясенең беренче китабыннан өзек - “Ишан оныгы”н кассетада, брайль басмасында, СД - дискта, флеш-картада һәм басма текстта алып укый аласыз. Әсәр: рус һәм татар телендә тәкъдим ителә.
 «Кәгазьдәгеләр һәм хәтердәгеләр» исемнәре белән аталган беренче ике китап 1991 һәм 1993 елларда, беркадәр кыскартылып, «Казан утлары» журналында басыла, ә «Тыныч еллар күләгәсендә» исемле тәмамланмаган өченче китабыннан өзекләр шул ук журнал битләрендә әдипнең инде вафатыннан соң — 1997 елгы саннарда дөнья күрәләр. Бу трилогия «Казан утлары» журналыннан аудио язмага язылып - кассетада безнең фондта да саклана. Китап сөючеләребезне драматик әсәрләр кызыксындыра икән, без сезгә бу трилогияне укырга тәкъдим итәбез.

Атилла Расихның күләмле әсәрләреннән институт, фән хезмәткәрләре турындагы «Ике буйдак» (1963), «Сынау» (1978) романнары, беренче татар революционеры Хөсәен Ямашевның тормышы һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган «Ямашев» тарихи трилогиясе (1967-1981) басылып чыгалар һәм әдәби тәнкыйтьтә уңай бәя алалар. Бу әсәрләр әдипнең иҗат активлыгын һәм тематик колачын күрсәтү белән бергә аның моңарчы татар прозасында яктыртылмаган тормыш күренешләрен, социаль катлауларны, кеше образларын сәнгатьчә гәүдәләндерергә кыю алынуы турында да сөйлиләр. Бу романнары өчен Атилла Расих 1982 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Китап киштәбездә «Ике буйдак» әсәре -Брайльчә, «Сынау» романы - басма китапта, кассетада, «Ямашев» трилогиясе - Брайльчә, басма китапта рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителә. Укучылар арасында киң яңгыраш тапкан «Бәхет орлыклары» (1945), «Хәвефле сынау» (1958), исемле маҗаралы повестьләре фашизмга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән гади совет кешесенең тапкырлыгына һәм батырлыгына дан булып яңгырый. Повестьлар икесе ике төрле жанрда – маҗара һәм фантазия жанрларында язылган булса да, аларны тынычлык өчен көрәш идеаллары берләштерә. Бу ике әсәрне бергә - басма китапта безнең китап күргәзмәбездә күрә аласыз. Рәхәтләнеп алып укыгыз!
 Авторның купчелек әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителә. Аларның берничәсен: “Когда расходятся пути” һәм “Лунные ночи” әсәрләрен рус телендә китап укырга яратучыларга тәкъдим итә алабыз. Әдип үзе дә тәрҗемәчелек белән мавыга.Э. Д. Эрвильинең «Приключения доисторического мальчика» («Тарихкача яшәгән малайның күргәннәре», 1953) әсәрен, А. Беляевнең «Человек-амфибия» («Су кешесе», 1959) романын татар теленә тәрҗемә итә. Бу китаплар безнең китапханәбездә булмаса да, белеп торуыгыз комачауламас. Укучыларыбыз! Сезнең өчен безнең ишекләребез ачык. Китапханәбезгә йөрегез! Укыгыз!

Возврат к списку