Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Г. Тукайның юбилее уңаеннан ачылган “Сүнми торган йолдыз” китап күргәзмәсенә күзәтү

26.04.2021

IMG_5665.JPG
Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз! Китапханәбездәге китап кургәзмәсен “Сүнми торган йолдыз” дип атадык. Чынлап та, сүнми торган йолдыз! 
Апуш-Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакыты — 26 апрельдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Тукайны искә алу бәйрәме — бер татар халкының гына түгел, бөтен тугандаш халыкларның әдәбият бәйрәменә әйләнеп бара. 
Китап киштәләребез Тукай иҗатына бик бай. Авторның “Сайланма әсәрләр” җыентыгын Брайль басмасында да, СД-дискта да, флеш-картада да, басмача басылган хәлдә дә укый аласыз. Бу китапта шагыйрьнең сайланма тезмә чәчмә әсәрләре урын алган һәм алар сезгә татар, рус телләрендә тәкъдим ителә.

Күргәзмәдәге әсәрләрнең берничәсе рус теленә генә тугел, инглиз теленә дә тәрҗемә ителгән. Мәсәлән: “The Shurale” ( “Шүрәле”), “The Water Maid” (“Су анасы”), “Magikal pages” (“Тылсымлы сәхифәләр”). Эчтәлеккә бик бай, зәвыклы итеп эшләнгән 6 СД-дисктан торган “Тукай. Мультимедиа җыентыгы”, китап күргәзмәбезгә тагын да нур өсти. Ул үз эченә “Габдулла Тукай: күңелнең иң нечкә кыллары” аудиокитабын, “Габдулла Тукай.Сайланма әсәрләр” – балалар һәм яшүсмерләр өчен аудиокитапны, “Тукай” документаль-нәфис фильмын, “Тик икәү без: Уй да Мин...” шигъри спектаклен, Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча төшерелгән мультфильмнар җыентыгын ала. Болар барсы да 3 телдә – татар, рус, инглиз телләрендә.
 Ә менә, иң матур, төрле төсле рәсемнәр белән бизәлгән китапларыбыз : “Бәхетле бала”, Безнең гаилә”, “Кисекбаш”, “Су анасы”, “Шүрәле”, Тылсымлы сәхифәләр” – нәни дусларыбызны көтә! 
Башка авторларның Габдулла Тукай иҗаты хакында язылган китаплары: Н. Хисамов “Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасы”- галимнең максаты – бөек шагыйрь иҗатын конкрет аспектларда өйрәнеп, аның яңа якларын ачу булса, З. Мансуровның “Тукай белән әңгәмәләр”е – ихласлыкка корылган үтемле сөйләшүләрдә Тукайның газиз милләтенә багышланган даһилыгын янә бер мәртәбә ачып бирә. Бу китаплар басмача хәрефләр белән басылган. Рабит Батулланың “Апуш-Тукай” кыйссасы шулай ук шагыйрь иҗатына багышлана, ул 1 СД-дисктан тора. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар, бу байлыкның бер өлеше генә әле. Тулырак мәгълумәт белергә теләүчеләр, сезнең өчен безнең ишекләр һәрвакыт ачык.

Возврат к списку