“Реализмга тугры әдип”
10.03.2021
10 мартта Г.Тукай бүләге иясе, язучы һәм драматург Фоат Садриевка 80 яшь тула. Шушы форсаттан файдаланып хөрмәтле китап яратучы дусларыбызга, “Реализмга тугры әдип” дип исемләнгән китап кургәзмәбезне тәкъдим итәбез.
Күргәзмәгә күз салып авторның иҗатына күз салып үтик. Язучыбыз — оста прозаик, хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе.Фоат ага авылдагы тормыш проблемаларын һәм конфликтлы ситуацияләрне яхшы аңлап, аларны гыйбрәтле язмышлы характерлар бәрелешендә сурәтләп бирә алучы әдип. Сезнең алдыгызда күләмле әсәр – “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе. Автор бу әсәре өчен 2010 нчы елда Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Китапта хәерче хәленә төшкән, эшсез йөргән кешеләрдән һәм гади колхозчылардан башлап авыл хуҗалыгындагы төрле оешмаларда рәис яки башлык булып эшләүчеләргә, финанс, медицина, мәдәният һәм җирле матбугат хезмәткәрләренә, урта һәм хәтта иң югары дәрәҗәле партия җитәкчеләренә кадәр тасвирлана. Әсәрнең төп проблемасы нигезендә адәм баласы бу дөньяда бәхетле булырга һәм үзен дә, башкаларны да бәхетле итү, тормышны ямьләү, якты эз калдыру өчен гомер буена көрәшергә тиеш дигән идеяне максат итеп куя. Трилогияне басмача хәрефләр белән басылган китап итеп тә яисә СД-дискта да алып укый аласыз.
Әлмәт Язучылар берлегенең Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләгенә ия булган “Таң җиле” романына күз салсак, әсәр 1980 елларда зур булмаган татар авылында исерек килеш кеше үтерү, авылның әлеге исерекне яклап калуы кебек, көнкүрешебездә инде гадәти нәрсәгә әйләнеп барган фаҗигане үзәккә куя Һәм төп герой Нуриәсма аша тормыш хакыйкатен ачып сала. Бу китап татар хатынына –Анага мәдхия һәм җыр. Романның тулы эчтәлеге кызыксындыра икән, рәхим итеп флеш-картада да, басмача китапта да алырга мөмкин.
Нәни дусларыбызга да күчтәнәчебез бар. Беренчесе - матур иллюстрацияләр белән басмача бастырылган “Аппаккай” китабы. Биредә балалар өчен аңлаешлы, җиңел укыла торган тел белән язылган хикәяләр, әкиятләр туплап бирелгән. Икенчесе - “Тургай.” Шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә була белә торган “Тургай” кушаматлы малай турында. Бу китаплар мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалары булган укучыларыбызга менә дигән “табыш”.
