Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

“Батырлыгы кайтты җыр булып”

15.02.2021

IMG_4892.JPG
Сезгә тәкъдим ителгән – “Батырлыгы кайтты җыр булып” (“Подвиг как песня”) китап күргәзмәсенә кыскача күзәтү ясап үтәбез. 
Быел, 15 нче февральдә, татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә, ә поэзиясе - безнең олы мирасыбыз. “Моабит дәфтәрләре” узе ни тора! Бу китап күп телләргә тәрҗемә ителеп, дөнья киңлекләренә таралган җыентык.. Китапханәбездә оештырылган күргәзмәдә сез авторның күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тәкъдим ителгән “Моабит дәфтәрләре”н Брайль басмасында да, кассетада да, флеш-картада да күрә аласыз. Китапны рус телендә дә, татар телендә дә укырга, тыңларга мөмкин. Р. Мостафин төзегән “Муса Җәлил турында истәлекләр” җыентыгы шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы, Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы турында истәлекләрен туплап бирә. Бу җыентык CD-дискта, басмача рәвештә күргәзмәбездә урын били.

Шулай ук, басмача китаплардан : 5 томда басылган “Әсәрләр” җыентыгы, шагыйрьнең 1921 елдан алып 1941 елга кадәр язылган шигырьләрен үз эченә ала. Бу Муса Җәлилнең иҗаты белән кызыксынучыларга бу менә дигән басма. “Муса Җәлил – халкым улы” (“Песнь о Джалиле”) поэмасында каһарман шагыйрьнең тиңсез батырлыгын, тәэсирле сәнгать образлары ярдәмендә автор Резеда Вәлиева бик оста тасвирлап бирә. Китап ике телдә - татар һәм рус телендә. Рус телендә басылган, туганнары, чордашлары, иҗатташ дуслары язган истәлекләр белән дә таныша аласыз. Мәсәлән: Х.Джалилова “О моем брате”, В.Воздвиженский “Поэзия Мусы Джалиля”, “Моабитские тетради Мусы Джалиля”, Р.Мустафин “Муса Джалиль”, “По следам поэта - героя”, Р. Бикмухаметов “Муса Джалиль.Личность. Творчество. Жизнь”, Г. Кашшаф “По завещанию Мусы Джалиля”. 
Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Шагыйрьнең йөрәк каны белән язылган әсәрләре батырлыкка һәм матурлыкка, яшәүгә һәм мәхәббәткә, иреккә һәм яктылыкка мәдхия булып яңгырыйлар.
 Хөрмәтле китап сөючеләребез, сезне узебезнең китапханәбездә көтеп калабыз!

Возврат к списку