Меню

Поиск по сайту

Мы в соц. сетях

Кадерле китап укучылар!

13.03.2024

Сезгә 2023 нче елның 2 нче яртыеллыгында язылган тавышлы китап “Казан Утлары” журналының 7,8,9,10,11,12 саннарына күзәтү тәкъдим итәбез.


 
Обложка Казан утлары 7-12_2023

Тыңларга:

Татар телендәге бу журнал  әдәби - нәфис һәм иҗтимагый- сәяси журнал. Анда әдәби әсәрләр белән бергә тарихи һәм дини язмалар, публицистика, әдәби тәнкыйть мәкаләләре басылып килә.

          2023 ел-  Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан “Казан утлары” җурналы редакциясе  ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында  “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” исемле әдәби бәйге игълан иткән иде.

Бәйгегә килгән хикәя – повестьларны журналда бастыру дәвам ителде: 7 санда С. Әхмәтҗанованың “Сабыр сөю сагышы” повесте, Кәрим Кара, Әнисә Зәйнуллина, Наил Шәрифуллин, Әлфирә Галиева хикәяләре укучыларга тәкъдим ителде.

         Журналыбыз “ Кардәш халыклар әдәбияты” рубрикасында балкар , ногай, казах, башкорт поэзиясе үрнәкләрен тәкъдим итте ( Әминә Газаева, Бикә Колыпчакова, Маралтай Ыбыраев һәм башка шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштырды.

         Әдәби танкыйть  рубрикасында галимнәр Фоат Галимуллин ( 7 санда), Равил Рахмани ( 8 санда ), Ләйлә Дәүләтшина ( 9 санда) һәм башкаларның язмалары белән танышырга мөмкин.

         2023 нче ел Республикабызда дастаннар елы дип игълан ителгән иде. Журналның 9 санында “ Идегәй” дастаны, ә 12 санда “ Гыйсә улы Амәт” дастаннары турында кызыклы язмалар бирелде.

         Шигырь яратучылар Илсөяр Иксанова ( 10 санда), Булат Ибраһим ( 10 санда), Зиннур Мансуров ( 7 санда), Равил Фәйзуллин (8 санда), Ләбиб Лерон ( 9 санда) һәм башка шагыйрьләрнең яңа шигырьләре белән таныша ала.

           7,8,9 саннарда Рафис Корбанның “ Артык кешеләр “ романы басылып, укучыларыбызны Салих Сәйдәшев һәм аның иҗатташ дуслары тормышы белән таныштыра. Шулай ук Вахит Имамовның “ Теләкәй чишмәсе” (10 санда ) тарихи романы, Равилә Шәйдуллина – Муратның “ Тау башында бүре бар” романнары (10, 11, 12 саннарда) тәкъдим ителә.


Возврат к списку