Кадерле китап укучылар!
Сезне 2025 нче елның 2 нче кварталында чыккан татарча яңа тавышлы китаплар тупланган җыентык белән таныштырабыз.
1.Аманулла “Кайсыгызның теше сызлый?..”
Язучы, драматург, артист һәм һәр яктан талантлы, нечкә юмор хисле үзенчәлекле шәхес - Әмир Камалиевның (Аманулла) бу җыентыгында көндәлек тормышыбызда була торган көлкеле мәзәк хәлләрдән торган хикәяләр туплап бирелде. Авторның үзенчәлекле шигырьләрен дә бу китаптан укый аласыз.
2.Мөхәммәт Гали “Сайланма хикәяләр”
Хикәяләр революциягә кадәр булган авыл тормышында халкының тырыш хезмәтен, гаҗәеп бай этнографиясен җанлы картиналарда, төрле катлау кешеләренең көнкүрештәге мәзәкчел һәм драматик хәлләрен, гореф-гадәт һәм табигать күренешләрен, Сабан туе кебек бәйрәм көннәрендә яшьләрнең уеннар оештырып күңел ачуларын сурәтли.
Совет хакимияте шартларында татар авылы тормышына үтеп кергән яңалыклар, кискен үзгәрешләр турындагы темаларга да мөрәҗәгать итә. 1933 елда язылган «Карпат» исемле повестенда исә әдип патша армиясендәге солдат тормышының кырыс чынбарлыгын яктырта.
3.Марсель Галиев “Тимә, яшәсен!
Әсәрдәге вакыйгалар узган гасырның илленче елларыннан башлап, алтмышынчы еллар азагын эченә ала. Авторның үзе күргән, үзе кичергән хәлләр, кызыклы шәхесләр, армия тормышы мавыктыргыч итеп, сурәтле, бай, сәнгати тел белән язылган. Язучының эчке уе, кайбер вакыйгаларга бәя-мөнәсәбәте бүгенге күзлектән карап бирелә. Язучы-әдип бүгеннән - үткәнгә, үткәннәрдән бүгенгегә күпер салып бара. Шуның өчен дә бу китап – истәлек-хатирә генә түгел, ә тирән мәгънәле сәнгать әсәре.
4.Фарсель Зыятдинов “Ата күңеле балада...”
Фарсель Зыятдиновның бу китабында төрле елларда язылган әсәрләре: үзенең тормыш юлы турында бәяннар, көндәлек тормыштан алынган кыска юморескалар, яшәү дәверендә хәтерендә сакланган истәлекләр тупланган.
5.Зиннур Хөснияр “Әтием кайда, Суслонгер?!.”
Танылган язучы Зиннур Хөсниярның әлеге повесте Бөек Ватан сугышында олы Җиңүгә үзенең әйтеп бетергесез зур өлешен керткән авыл халкына багышлана. Язучы әсәрендә сугышка киткән ирләр, тылда калган хатыннар һәм балаларның авыр тормышын, язмышын, аларның рухи батырлыгын нечкә психологизм белән сурәтләп бирә. «Күкеле сәгать» хикәясендә автор укучысын гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында уйланырга чакыра, аларның бәллүр кебек саф һәм бик нечкә, нәзберек булуы турында искәртә.